news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү куркынычын гамәлдән чыгардылар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 9.40 сәгатьтә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү куркынычын гамәлдән чыгарды, ул Татарстанда 06.00 сәгатьтә кертелгән иде. Хәбәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасына килде.

Искәртеп узабыз, бүген татарстанлылар пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү куркынычы турында һәм өйдән чыкмаска киңәш иткән хәбәр алды. Республикада аэропортлар ябылуы турында мәгълүмат килмәде, әмма Казан аэропортының онлайн-таблосы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Санкт-Петербургка ике рейсны тоткарлаганнар. Самолетлар 07.45 һәм 09.00 сәгатьләрдә очарга тиеш булган, авиарейсларны 15.00 һәм 11.45 сәгатькә күчергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot