Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычын гамәлдән чыгардылар
Татарстанда пилотсыз куркыныч режимын гамәлдән чыгардылар. Ул Мәскәү вакыты буенча 14:40тан гамәлдә иде. Бу хакта хәбәр РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында чыкты.
«Игътибар! Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды», - дип күрсәтелгән ведомство хәбәрендә.
Соңгы тапкыр Республикада «пилотсыз куркыныч» турында иртән хәбәр иттеләр, режим өч сәгать чамасы гамәлдә булды.
Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан Республикасында да әлеге режим гамәлдә иде. Моннан тыш, Саклану министрлыгында республика территориясендә өч пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип хәбәр иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз