news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «пилотсыз очкыч куркынычы» режимы: Түбән Кама аэропортында чикләүләр кертелде

Татарстан территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы игълан ителде. Мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында Мәскәү вакыты белән 06:30 сәгатьтә чыкты.

«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы игълан ителде», - диелә ведомство белдерүендә.

Моннан тыш, Түбән Камада аэропорт эшенә вакытлыча чикләүләр кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot