news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «пилотсыз очкыч куркынычы» режимы 5 сәгатьтән соң гамәлдән чыгарылды

Татарстанда «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды. Ул Мәскәү вакыты белән 06:40тан кертелгән иде. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында хәбәр ителә.

«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды», - диелә ведомство хәбәрендә.

Кичә, 31 июльдә, Татарстанда шулай ук пилотсыз куркыныч режимы кертелде. Ул 07:18 дә игълан ителгән һәм алты сәгатьтән артык вакыт узгач, 13:40 та гамәлдән чыгарыла. Шул ук вакытта республикада аэропортлар штатлы эшләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot