news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимын 15 сәгатьтән соң гамәлдән чыгардылар

Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимын 15 сәгатьтән соң гамәлдән чыгардылар
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Мәскәү вакыты белән 18:20 сәгатьтә рәсми кушымтасы аша хәбәр итте.

«Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы республикада Мәскәү вакыты белән 3:46 сәгатьтән гамәлдә булды.

РФ Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, Һава һөҗүменә каршы оборона көчләре төнлә 55 Украина пилотсыз очкычын юк иткән, күпчелеге Белгород өлкәсендә бәреп төшерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot