news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды

Татарстанда 10:19 сәгатьтә «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды. Режим бүген 04:49 сәгатьтә кертелгән иде. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында хәбәр иттеләр.

«Татар-информ» язганча, Казан һәм Түбән Кама аэропортларында 10:16 сәгатьтә вакытлыча чикләүләрне гамәлдән чыгардылар. Бу хакта Росавиация вәкиле хәбәр итте.

Исегезгә төшерик, бүген иртән аэропортларда «пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы» сәбәпле «келәм» режимы гамәлдә булды.

Аэропортлар вакытлыча рейслар кабул итмәде һәм җибәрмәде, дип билгеләде Росавиация вәкиле Артем Кореняко.

news_right_1
news_right_2
news_bot