news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә

Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда Мәскәү вакыты буенча 06:15 сәгатьтә пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы игълан ителде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында хәбәр иттеләр.

«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы кертелде», - диелә ведомство белдерүендә.

Казан аэропортында һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә чикләүләр кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot