Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы бетерелде
Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимын гамәлдән чыгардылар, ул Мәскәү вакыты белән 4.56 сәгатьтә кертелгән иде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы бетерелде», - диелә ведомство белдерүендә.
Республика аэропортларында һава судноларын кабул итүгә һәм чыгаруга вакытлыча чикләүләр кертелмәде.
Моңа кадәр соңгы тапкыр пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы төбәктә пәнҗешәмбе, 19 мартта кертелгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз