news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимын гамәлдән чыгардылар

Татарстанда 08.12 сәгатьтә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимын гамәлдән чыгардылар. Хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында килде.

Аэропортлар штат режимында эшли. Чикләүләр гамәлдә булганда запас аэродромга Казанга рейслар башкарган ике самолет «китеп торган».

«Татар-информ» сөйләвенчә, бүген Казан аэропорты өчен чикләүләр 02.50 сәгатьтән гамәлгә кертелгән, Түбән Кама аэропорты өчен бу режим 05.13 сәгатьтән башланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot