news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда пилотсыз очкыч һәм ракета һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә булды

Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы игълан ителде, дип хәбәр ителә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында.

5:03 сәгатьтә республикада ракета куркынычы, ә 5:42 сәгатьтә Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Алабуга һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимын игълан иттеләр. Бөтен Казан буйлап сиреналар яңгырады.

Хәзерге вакытта пилотсыз очкыч һәм ракета һөҗүме куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot