news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда пилотсыз авиация системаларын үстерүгә 2 млрд сум юнәлдерелде

Татарстанда «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 1 июльгә 2 млрд сум юнәлдерелгән. Бу 2026 елга каралган финанслау күләменең 100 проценты, диелә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы мәгълүматларында.

Ел башыннан илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга Татарстанда 20,6 млрд сум акча тотылган, бу еллык бюджет билгеләнешенең 38 процентын тәшкил итә.

Финанслауның иң зур күләме «Гаилә» илкүләм проектына туры килде – 8,4 млрд сум (планнан 47 процент), «Яшьләр һәм балалар» – 4,2 млрд сум (55 процент), шулай ук «Яшәү өчен инфраструктура» – 3,8 млрд сум (19 процент).

Гомумән алганда, 2026 елда Татарстанда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга 53,8 млрд сум каралган. Шуның 28,8 млрд сумы федераль бюджеттан, тагын 25 млрд сумы республика бюджетыннан.

news_right_1
news_right_2
news_bot