news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда пилотлар һәм техниклар әзерләү өчен беренче универсаль мәктәп ачылачак

Татарстанда пилотлар һәм техниклар әзерләү өчен беренче универсаль мәктәп ачылачак
Фото: Авиация уку үзәге матбугат хезмәте

Татарстанда очучылар мәктәбе ачыла, анда гражданлык авиациясе пилотларын һәм һава судноларына хезмәт күрсәтү техниклары әзерләячәкләр. Хәзерге вакытта республикада мондый универсаль мәйданчык юк. Бу хакта «Татар-информ»га авиация уку үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүгенге көндә инженер-техник персоналны укыту һәм шәхси пилотларны әзерләү буенча 21 программа расланды, шул исәптән ПД-14 двигательләре белән МС-21 яңа типтагы, ПС-90А һәм Sukhoi Superjet двигательләре белән Ту-214 самолетларына техник хезмәт күрсәтү кергән.

Очучылар мәктәбендә 23 инженер һәм пилот белем бирәчәк.

Моның өчен Лаеш районында «Караишево» аэродромы территориясендә ике катлы уку корпусы төзеделәр, ул иң заманча стандартлар буенча җиһазландырылачак. Анда авиатренажерлар, уку класслары, остаханәләр һәм 10 номерга исәпләнгән кунакханә була. Шәхси пилот әзерләү өчен бер двигательле очкыч сатып алынган.

Сүз уңаеннан, аэродромда әзер мәйданчык бар инде. Шәхси затлар һәм компанияләр очып китү полосасыннан, самолетларга һәм вертолетларга хезмәт күрсәтү өчен ангарларны куллана.

Очучылар мәктәбенең генераль директоры Марат Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда мондый универсаль мәйданчык юк - төбәктә әлеге уку-укыту үзәге бердәнбер булачак.

«Караишево»да авиацион укыту үзәгендә хәзер әзерлек эшләре бара. Бина инде төзелгән, анда эчке эшләрне тәмамларга һәм авиатренажер урнаштырырга кирәк, аның бәясе 1 млрд сум тәшкил итә.

Беренче курсантларны ул бу ел ахырына кабул итә алыр дип көтелә. Биредә елына 50 пилот укыту планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100