news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда пилмән ясый торган аппаратны чистартканда бер эшченең кулы өзелгән

Әлеге факт буенча «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). 11 февраль иртәсендә Чаллыдагы «ТатАгроЛизинг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең җитештерү цехында фаҗига була.

31 яшьлек эшче пилмән ясау аппаратын чистарта башлый. Әмма кыргыч кулланасы урынга ул эшләп торган механизмга кулы белән кереп китә. Шулай итеп эшче кулын өздерә.

Әлеге факт буенча «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. 

Тикшерүчеләр бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot