Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда пилмән ясый торган аппаратны чистартканда бер эшченең кулы өзелгән
Әлеге факт буенча «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). 11 февраль иртәсендә Чаллыдагы «ТатАгроЛизинг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең җитештерү цехында фаҗига була.
31 яшьлек эшче пилмән ясау аппаратын чистарта башлый. Әмма кыргыч кулланасы урынга ул эшләп торган механизмга кулы белән кереп китә. Шулай итеп эшче кулын өздерә.
Әлеге факт буенча «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Тикшерүчеләр бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз