news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пенсиянең уртача күләме 14641 сум тәшкил итә

Бүгенге көндә республикада 987 мең пенсионерның 58 меңе минималь пенсия ала.

Татарстанда пенсиянең уртача күләме 14641 сум тәшкил итә
архив

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 14641 сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Эльмира Зарипова Татарстан Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә әйтте.

«Пенсионерның төп кереме булып пенсия акчасы санала. Татарстанда 987 мең кеше картлык буенча пенсия ала, ә пенсиянең уртача күләме 14641 сум», — диде Эльмира Зарипова.

Министр шулай ук Татарстанда 2021 елда пенсиянең минималь күләме 8232 сум булачагын искә төшерде.

«Кемнең дә булса пенсиясе 8232 сумнан кимрәк исәпләнсә, өстәмә федераль түләүләр ярдәмендә акча шул күләмгә кадәр җиткерелә. Бүгенге көндә республикада 58 мең кешенең пенсиясе минималь күләмгә җитмәү сәбәпле уртача 1736 сум өстәмә акча түләнә», — дип аңлатты Эльмира Зарипова.

Министр сүзләренә караганда, соңгы алты елда Татарстанда хезмәткә яраклы яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны 56 меңгә артып, 953 меңгә якынлашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100