Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда пенсияләрне түләүнең туктатылуы кемгә кагылырга мөмкинлеге билгеле

Татарстан пенсионерлары ай саен тиешле пенсия ала. Ләкин кайбер очракларда аны түләүне туктатып торарга яки бөтенләй туктатырга мөмкиннәр. Мондый хәлнең нинди очракларда булуы мөмкинлеге турында «Татар-информ» материалында хәбәр ителә.
Инвалидлык буенча пенсия түләү, әгәр кеше билгеләнгән вакытта яңадан раслау өчен килмәгән булса, 3 айга кадәр вакытка туктатылырга мөмкин.
Түбәндәге очракларда пенсия түләү ярты елга туктатылырга мөмкин:
- әгәр дә алты ай дәвамында түләүләр алынмаган булса, мәсәлән, пенсияне күчерү өчен счет ябык, ә яңа счет бирелмәгән булса;
- туендыручысын югалту буенча пенсия алучы бала 18 яшькә җитсә, аның көндезге бүлектә укуын раслаучы документ Россия Социаль фондына тапшырылмаган очракта;
- 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге туендыручысын югалту буенча пенсия алучы мәктәпне тәмамласа һәм Россия Социаль фондка көндезге бүлектә укуы турында раслаучы документ тапшырмаса;
- 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге туендыручысын югалту буенча пенсия алучы чит илдә көндезге бүлектә белем алса һәм уку фактын ел саен расламаса;
- мигрантның яки гражданлыгы булмаган затның яшәргә рөхсәтенең гамәлдә булу вакыты чыкса;
- әгәр пенсионер даими яшәү урынына чит илгә күчсә һәм бу хакта Социаль фондка хәбәр итмәсә;
- әгәр дә пенсионер пенсияләр түләү турында халыкара килешү булган илгә күчсә, түләүләр анда башкарылырга тиеш.
Кайбер очракларда түләүләр тулысынча туктатылырга мөмкин. Бу түбәндәге очракларда мөмкин:
- пенсионер вафат булса яисә хәбәрсез югалган булса;
- түләүләрне туктатып тору вакытыннан соң 6 ай узса;
- чит ил кешесенең яисә гражданлыгы булмаган затның яшәргә рөхсәте гамәлдән чыкса;
- пенсионер пенсия алудан баш тартып гариза биргән очракта;
- алучы пенсиягә хокукын югалтса (мисал өчен, инвалидлыкны тану срогы тәмамланган булса яки туендыручын югалту буенча пенсия алган бала балигълык яшенә җитсә).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз