news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пенсия яшендәге 82 мең граждан компьютер белән эш итәргә өйрәнде

Компьютерны белгән өлкәннәр эшне тизрәк таба.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ", Алия Җамалиева). Татарстанда 2007 елдан 2016 елга кадәр  пенсия яшендәге 82 мең граждан компьютер грамотасы күнекмәләрен алды. Бу хакта республика хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде. Сөйләшү Россия Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча һәм Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитетлары уртак утырышында барды.

Спикер Россия Дәүләт Думасы депутатларына Татарстанда 2025 елга кадәр Россиядә өлкән буын гражданнары мәнфәгатьләре стратегиясен тормышка ашыру турында җиткерде.

Эльмира Зарипова өлкән буын гражданнарын шөгыльле итүдә компьютер грамотасы күнекмәләренә өйрәтү стимул булып торуын билгеләп үтте.

“Интернет-озын гомер” проекты республикада 2007 елдан тормышка ашырылып килә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100