news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пенсия кайнар линиясенә 332 мөрәҗәгать ясалган

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге белгечләре пенсионерларның сорауларына җавап бирделәр

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Лилия Маркелова). Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге Халыкара өлкәннәр көне кысаларында оештырылган кайнар линия эшенә нәтиҗә ясады. Гражданнар мөрәҗәгатьләре, иминиятләштерелгән затлар, оешмалар һәм иминиятләштерүчеләр белән эшли торган бүлек белгечләре пенсионерларның сорауларына җавап бирде.
Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенең матбугат хезмәтендә “Татар-информ” агентлыгына хәбәр итүләренчә, көн дәвамында кайнар линиягә 332 кеше шалтыраткан, аларның 280е – пенсионерлар. Нигездә, гражданнарны пенсиягә кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырган. Мөрәҗәгать итүчеләр шулай ук пенсия алу хокукы һәм пенсияне индексацияләү, иминият взносларын исәпкә алып яңадан хисаплау хакында да сораулар биргәннәр.
Татарстанлылар пенсиянең тупланма өлешен инвестицияләү һәм финанслау, шулай ук социаль түләүләр кызыксындырган. Гражданнар барлык сорауларына да җавап алганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100