Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Пенсия фондына иминият взносы буенча гомуми бурыч суммасы - 1,6 млрд. сум
Пенсия фондына бурычлары өелгәннәрнең тулы исемлеге белән Татарстан бүлеге сайтында танышырга була
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегенә иминият взносы түләү буенча гомуми бурыч суммасы 1,6 млрд. сум тәшкил итә, шуның 1 млрд. сумы мәҗбүри түләтелергә тиешле. Шундый бурычлылар арасында төзелеш оешмалары, шулай ук «Точмаш», «Союз» кебек федераль предприятиеләр бар, әмма федераль дәрәҗәдәге режим оешмаларыннан взнос түләтүдә Пенсия фондының республика бүлегенең вәкаләте җитми. Тагын бурычлары белән «Енали» авыл хуҗалыгы предприятиесе (Кама Тамагы) танылган, 3 предприятиесе булган «Середа» оешмасының (Яшел Үзән) 10 млн. сум бурычы җыелган, «Алма» җәмгыяте (Казанның Авиатөзелеш районы), «Янгул» (Балтач) һ.б. оешмалар буенча Суд приставлары хезмәтенә бурычларын түләтү өчен 61 гариза бирелгән. Пенсия фондына бурычлары өелгәннәрнең тулы исемлеге белән Татарстан бүлеге сайтында танышырга була: http://www.pfrrt.ru/news/dolgniki.php.
Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр чаралары агентлыгында шушы мәсьәләләргә кагылышлы матубгат конференциясендә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Фирая Абдуллина шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, бурычлылар аркасында килеп чыккан Пенсия фонды дефицитын федераль бюджет тулыландырганга, пенсионерларның пенсиясендә бу хилафлыклар чагылыш тапмый. Әгәр федераль бюджет җитмәгән акчаны, ягъни дефицитны капламаса, 90 нчы еллардагы хәл булыр иде, дип искәртте ул.
Хәзерге законда каралганча, Пенсия фонды пенсия иминият взносы
түләүдә юридик затларның 50 мең сумга, шәхси затларның (эшмәкәрләрнең) 5 мең сумга кадәр бурычлары булганнарны судтан тыш кына суд приставлары аша акча таләп итә ала, аннан зуррак сумма бурычларны арбитраж суд каралышына тапшыра һәм аның гамәлгә ашырылуы 7-8 айга сузылырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз