Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Пенсия бүлеге хезмәткәрләрен алмаштыра алырлык электрон комплекслар булачак
Яңа комплекслар ярдәмендә халык консультацияләр алып, электрон формага күчерелгән документларны онлайн режимда юллый алачак.
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге хезмәткәрләре эшен алмаштыра алырлык электрон җайланмалар барлыкка киләчәк. Бу хакта бүген РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган киңәйтелгән коллегия утырышында билгеле булды. Хөкүмәт җитәкчесен әлеге җайланма үрнәгенең өстенлекләре белән таныштырдылар.
Марсель Имамов төп доклад белән хисап тотканда, Пенсия фондының читтән торып эшләячәк бу комплексын – “Киләчәк офисы”н Иннополис территориясендә урнаштырырга тәкъдим итте. “Бу гражданнарга Пенсия бүлеге хезмәткәрләреннән башка гына, мөстәкыйль төстә пенсия иминияте мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк”, - дип белдерде идарәче.
Электрон комплекс өч функционал: мәгълүмати блок, виртуаль сектор һәм документларны электрон рәвешкә китерергә мөмкинлек бирүче җайланмадан гыйбарәт. Аның аша кабул итүгә алдан язылып була, анда шәхси кабинет функцияләре дә бар. Яңа комплекслар ярдәмендә халык консультацияләр алып, электрон формага күчерелгән документларны онлайн режимда юллый алачак. Бу җайланма сынау режимында кулланыла һәм өстәмә сервислар белән тулыландырыла.
ТР буенча Пенсия бүлегенең мәгълүмати технологияләр идарәсе башлыгы Әлфәт Әхмәтҗанов журналистларга белдергәнчә, бу проектны тиражлау буенча хәзерге вакытта пенсия фондының территориаль структуралары белән сөйләшүләр алып барыла. “Без сынау төбәге булуга дәгъва итәбез. Киләчәктә бу комплексның Россиянең барлык төбәкләренә дә гамәлгә кертелүе бар”, - диде идарә башлыгы. Аның әйтүенчә, киләчәктә әлеге электрон җайланмаларны Пенсия бүлегенең филиаллары булмаган урыннарда һәм авыл җирлекләрендә урнаштыру күздә тотыла. Агымдагы 2015 нче елда мондый җайланмалар белән Залесный бистәсен, Иннополисны һәм башка эре микрорайоннарны тәэмин итү ниятләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз