Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда пенсионерларны һөнәргә өйрәтү проекты эшли башлады
Фәрит Мөхәммәтшин ТРда өлкән яшьтәге гражданнарны социаль яклау өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстанда өлкән яшьтәгеләр декадасы уңышлы үтте. Бу хакта ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Татарстан парламенты бинасында өлкән яшьтәге гражданнарны социаль яклау өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча узган киңәшмәдә җиткерде.
«Без шактый эшләр башкарабыз, шуңа да карамастан проблемалар кала һәм эшлтән риза булмаучылар табыла Депутатларга кабул итүгә килүчеләрнең 50 проценты өлкән яшьтәге кешеләр. Гомуми сораулар да, аерым үзләренеке генә дә була. Вак мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итүчеләр юк, барысы да мөһим эшләр һәм аларны башкару сезнең җилкәгә төшә. Мин сез башкарган эшләр өчен рәхмәтлемен», – дип мөрәҗәгать итте республика парламенты спикеры киңәшмәдә катнашкан ТР Дәүләт Советы депутатларына, төрле ведомоство җитәкчеләренә.
Республика бюджетының 70 проценты төбәкнең социаль чыгымнарына китә. « Бу регрессив юл. Бюджетны үсешкә юнәлдергән төбәкләр генә алга бара. Без бу мәсьәлә буенча федераль дәоәҗәдә министрлыклар белән эшлибез», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
ТР парламенты башлыгы пенсияләргә индексация үткәрмәүне хупламавын, әмма аны бер тапкыр түләү белән алыштыру ирексездән килеп чыккан чара, дип белдерде.
ТР Дәүләт Советы рәисе пенсия яшен арттыру мәсьәләсенә дә кагылып үтте. Кемнең эшләргә теләге, көче, белеме, тәҗрибәсе бар – эшләсен, теләге юк икән – ял итсен, дип белдерде ул.Бу мәсьәләне өйрәнергә кирәк, диде.
Өлкән буын эшләсен генә түгел, һөнәрләрен алыштыра алсын өчен дә республикада мөмкинлекләр бар. «Безнең 85 меңләп пенсионер компьютер грамотасы курсларын үтте. Яңа һөнәр үзләштерү дә җайга салынган. Хәтта эшкә урнаштыру да. Эш бирүчеләр белдерүенчә, кайбер һөнәрләр буенча дефицит кадрлар бар: тегүче, хисапчы, янгын инспекторы, хезмәтне саклау инспекторы, салым инспекторы. Пилот проект кысаларында хәзер Казанда һәм Чаллыда 250 кешене укытабыз. Соңгы вакансияләр ярминкәсендә өлкәннәр өчен 15 мең вакансия тәкъдим ителде», – дип белдерде республика хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Өлкәннәрне актив тормышка тарту – бу аларның гомерләрен озайту да дигән сүз. Шунлыктан 2025 елга кадәр каралган өлкән яшьтәге кешеләргә федераль дәрәҗәдәге ярдәм стратегиясенә өстәмә пунктлар кертү мөһим, дип саный ТР «Россия пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Любовь Мишина. “Авыл җирләрендә яшәүче пенсионелар тормышын күзалларга, шулай ук эш бирүчеләрнең өлкәннәргә булган тискәре карашын бетерүне карарга кирәк һәм әлеге стратегияне җәмәгать тыңлауларына чыгарырга кирәк”, дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз