news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пенсионерларны финанс грамоталылык дәресләренә чакыралар

Укулар онлайн-форматта узачак.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Россия Банкы пенсия һәм пенсия алды яшендәге Татарстан кешеләрен финанс грамоталылыгы буенча дистанцион дәресләргә чакыра.

Дәресләрдә тыңлаучыларга финанс карарларын ничек дөрес кабул итәргә һәм мошенникларның хәйләләренә эләкмәскә, шулай ук заманча банк продуктларын ачыкларга ярдәм итәчәкләр, дип хәбәр итте Россия Банкының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте.

Укулар онлайн-форматта узачак. Дәресләргә төркемнәр белән, мәсәлән, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре яки башка оешмалар базасында, шулай ук өйдән мөстәкыйль рәвештә керергә мөмкин - моның өчен бары тик интернетка тоташтырылган компьютер яки ноутбук кына кирәк.

17 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк курсны узу өчен Pencionfg.ru сайтында теркәлү сорала, дәреснең темасын, датасын һәм вакытын сайларга кирәк.

Һәр дәрес вакыты 45 минут тәшкил итәчәк. Укулар тәмамланганнан соң тыңлаучылар дәресләрдә катнашканлыкны раслый торган онлайн-сертификат алачак.

Элегрәк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, быел күп кенә гражданнар төрле финанс пирамидаларында үз акчаларын югалткан. Моның төп сәбәбе - татарстанлыларның, өстәвенә, төрле яшьтәге кешеләрнең финанс грамоталылыгының түбән булуы.

Президент Хөкүмәткә федераль структуралар һәм «Татмедиа» агентлыгы белән берлектә гражданнарның белем дәрәҗәсен күтәрү, алдакчылардан саклану ысуллары турында хәбәрдарлыкны арттыру буенча чаралар комплексын гамәлгә ашырырга кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100