news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пенсионерларны алдаган телефон аферистларын хөкем итәчәкләр

Казанда 27 яшьтән 34 яшькә кадәрге өч чит ил кешесенә суд булачак. Алар мошенниклыкта гаепләнә.

Тикшерү фаразлаганча, 2021 елның августында караклар пенсионерларга шалтыратып, туганнарының юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булуларын белдергән. Ләкин алар җаваплылыктан котылырга булышырга вәгъдә биргән һәм моның өчен түләргә кирәклеген әйткән. Куркып калган әби-бабайлар акчаны таксиның курьер хезмәте аша биргән. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

77 яшьтән 97 яшькә кадәрге алты казанлы җинаять корбаны булган. Зыянның гомуми суммасы 2,5 млн сумнан артык. Ир-атлар үз гаебен танымаган. Тикшерү вакытында алар сак астында булачак. Җинаять эше Казанның Идел буе район судына җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100