news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда пенсионерларның 2017 елга яшәү минимумы быелгыдан артыграк булачак

Быел ул 7526 сум тәшкил иткән иде.

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2017 елда Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы 8232 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген V чакырылыш Дәүләт Советы депутатларының 21 нче утырышында мәгълүм булды.

Бу хакта Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте. Билгеле булганча, 2010 елдан алып, ел саен пенсионерларның яшәү минимумы тәгаенләнә. Министр урынбасары тәкъдим иткән закон проекты федераль социаль өстәмә түләү күләмен билгеләү өчен гамәлгә ашырыла.

Быел пенсионерларның яшәү минимумы 7526 сум тәшкил иткән иде. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге мәгълүматлары буенча, республикада 75,1 кеше (6,7 процент) пенсиясенә социаль өстәмә ала. Уртача федераль өстәмә, 1 августка булган мәгълүматлар буенча, 1386 сум тәшкил итә. Татарстандагы уртача пенсия күләме исә 11959,9 сум тәшкил итә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot