Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда пенсионерлар арасында бөтенроссия компьютер грамоталыгы конкурсы башлана
Гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә, ә нәтиҗәләр декабрьдә ясалачак.
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче 50 яшьтән өлкәнрәк 47 кеше «Интернетка рәхмәт- 2021» бөтенроссия конкурсында катнашуга гариза биргән. Катнашучылар челтәрдәге казанышлары һәм компьютер белеме дәрәҗәсе турында сөйләячәк.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, хәзергә Россиянең 57 төбәгеннән конкурста катнашуга гариза бирделәр, өстәвенә Татарстаннан җибәрелгән эшләр саны буенча иң активлар рәтенә кергән.
Катнашучылар уртача 64 яшьтә, иң өлкән катнашучыга 91 яшь тулган. Шунысы кызык, конкурсантларның 79 процентын хатын-кызлар тәшкил итә.
Конкурста катнашу өчен пенсия алды яшендәге кешеләр һәм пенсионерлар чара сайтында гариза тутырырга, шулай ук компьютерда һәм челтәрдә эш тәҗрибәсе турында сөйләргә тиеш. Эшләр «Портал gosuslugi.ru — минем тәҗрибәм», «Интернет-казанышларым», «Минем иҗтимагый интернет-инициативам», «Интернет-эшмәкәр, интернет-эш бирүче», «Минем интернет-проект» һәм «Мин — интернет-йолдыз» номинацияләре буенча кабул ителә.
Гаризада конкурсантның фотосы һәм конкурс материалының иллюстрациясе булырга тиеш. Гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә, ә нәтиҗәләр декабрьдә ясалачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз