news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пенсионер ханым кар астында калып үлгән

Фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә.

(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2 мартта Лениногорск районы Тимәш авылында 1939 елгы пенсионер ханым кар астында һәлак була. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәче җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

Татарстан буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү уздыра.

Якынча мәгълүматлар буенча, берничә көн элек пенсионер кызына кунакка килә. Фаҗига көнне кызы белән кияве шәһәргә эш буенча китә. Өйләренә әйләнеп кайткач, түбәдән 2 метр тирәсе биеклектә төшкән кар көртенә тап була.

Хуҗалар ханымның гәүдәсен кар астыннан табып алалар. Әби кар астында якынча өч сәгать яткан һәм буылып үлгән дип фаразлана.

Хәзерге вакытта мәрхүмәнең гәүдәсе экспертизага җибәрелгән. Фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100