news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда педагогларның квалификацияләрен күтәрүгә ел саен 100 млн сум сарыф ителә

Укытучылар мәктәп җитәкчелеге белән бергә квалификация күтәрү программасы эчтәлеген билгели ала.

Татарстанда педагогларның квалификацияләрен күтәрүгә ел саен 100 млн сум сарыф ителә
архив/Михаил Захаров; mon.tatarstan.ru

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда 19 меңнән артык педагогның квалификациясен күтәрүгә ел саен 100 млн сум чамасы сарыф ителә, дип белдерде бүген Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюз комитеты белән берлектә узган киңәшмәдә министр урынбасары Тимерхан Алишев.

“Татарстан - укытучылар мәктәп җитәкчелеге белән бергә квалификация күтәрү программасы эчтәлеген билгеләү хокукы бирә торган бердәнбер төбәк”, - диде докладчы.

Быел республикада беренче квалификация категориясен алган педагоглар өчен “Өлкән укытучы” гранты гамәлгә куелды, дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100