Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда педагогларга һәм мәгариф хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар
Казанда «Корстон» кунакханә, сәүдә, күңел ачу комплексы мәйданчыгында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды, анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантана кысаларында республиканың дәүләт бүләкләре тапшырылды. Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Фазылова һәм Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятенең педагогика һәм психология укытучысы Татьяна Красноперова «Татарстан Республикасының халык укытучысы» мактаулы исемен алды.
«Ана даны – Материнская слава» медале Актаныш районы Яңа Әлем балалар бакчасы тәрбиячесе, биш бала анасы Илүзә Нуримановага тапшырылды.
Лаеш балалар йорты директоры Рузалия Вәлиуллинага һәм педагогика фәннәре докторы, республика Мәгарифне үстерү институтының педагогика һәм мәгариф белән идарә итү кафедрасы профессоры Тамара Скиргайлога «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медале бирелде.
Чара концерт белән дәвам итте – укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән Раяз Фасыйхов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Фирдүс Тямаев, Марат Галимов, Алия Карачурина, шулай ук Игорь Крутой академиясенең балалар хоры һәм башкалар котлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз