news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда педагогик хезмәткәрләргә иң зур ихтыяҗ булган шәһәр-районнарны атадылар

«Авыл укытучысы» программасы буенча узган уку елында Татарстанның авыл һәм кечкенә шәһәр мәктәпләренә эшкә 12 укытучы килгән. Хәзерге вакытта шушы программа нигезендә эшкә җәлеп ителгән 70 кеше республиа мәктәпләрендә укыта.

Бу хакта бүген Татарстан парламентының Социаль сәясәт комитеты утырышында республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татарстанда 1,4 меңнән артык укытучы һәм 500дән артык балалар бакчасы тәрбиячесе җитми. Педагогик хезмәткәрләргә иң зур ихтыяҗ Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Лаеш, Менделеевск, Лениногорск районнарында күзәтелә.

«Кадрлар кытлыгы мәсьәләсе әлегә актуаль кала. Узган уку елына башына 2 меңгә якын укытучы җитми иде. Быел вазгыять яхшырак – сентябрь башына 1419 вакансия иде», – диде Рамил Хәйруллин.

Рус теле, математика, башлангыч сыйныф укытучысы, физика укытучыларына ихтыяь аеруча зур. Югары һәм урта һөнәри белем уку йортларының яшь чыгарылыш белгечләре, шулай ук, белгечләрне яңадан әзерләү хисабына ихтыяҗ акрынлап каплана.

«Кадрлар кытлыгын бетерү өчен төрле чаралар кертелде. Яшь белгечләргә түләү 2,5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр артты. Аны өч елга кадәр стажы булган 3 меңнән артык белгеч алды. «Яңа укытучыбыз» грантын алучылар 200дән 500гә кадәр артты», – дип сөйләде министр урынбасары.

68 укытучының арендага торак алу чыгымнары компенсацияләнә. 350 торак сертификатына чаралар каралган. Бу ярдәм чарасыннан 177 педагог файдаланган.

Рамил Хәйруллин, шулай ук, белем бирү оешмаларын төзекләндерүгә бирелә торган акча да артканын билгеләп узды. Ел да бу максатларга 2,5 млрд сум бүлеп бирелсә, быел ул 4 млрд сумга кадәр җиткерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot