Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда паспорт һәм машина йөртү таныклыгын рәсмиләштерү сроклары үзгәрде
Узган ел Татарстанның күп функцияле үзәге офисларында күрсәтелә торган хезмәтләрнең гомуми саны 35кә артып, 287гә җиткән. Социаль әһәмияткә ия хезмәтләрнең үтемлелеге арткан, кайбер документларны, шул исәптән паспорт һәм машина йөртү таныклыгын рәсмиләштерү вакыты кимегән. Татарстанның күп функцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова ведомствоның йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде.
«Күп функцияле үзәк офислары узган ел өстәмә рәвештә Пенсия фонды, Салым хезмәте, төбәк министрлыклары һәм ведомстволары федераль хезмәтләрен дә күрсәтә башлады», - диде ул.
Спикер билгеләп үткәнчә, халыкка социаль әһәмияткә ия хезмәтләр тоткарлыксыз күрсәтелә. Әйтик, 8-17 яшьлек балаларга пособие түләү өлкәсендә Пенсия фондының яңа хезмәте буенча гаризалар кабул итү өчен күп функцияле үзәк офислары 2022 елда май бәйрәмнәрендә ялсыз эшләгән.
Мозаффарова билгеләп үткәнчә, узган елның 1 июленнән гражданнар өчен кайбер иң мөһим документларны алу тәртибе гадиләштерелгән. Закондагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә, хәзер Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре Россия паспортын миграция бүлегенә документлар тапшырылганнан соң биш эш көнендә рәсмиләштерә. Элек моңа 10 яки 30 көн (гаризаны яшәү урыны буенча бирмәгән очракта) вакыт китә иде.
«ЮХИДИ идарәсе белән уртак килешү нәтиҗәсендә күп функцияле үзәк аша машина йөртү таныклыгын рәсмиләштерү вакыты кимеде. Быелның гыйнварыннан ул 10 эш көне (элегрәк 15 көн иде) тәшкил итә», - дип өстәде Мозаффарова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз