Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Пасха уңаеннан төп чаралар Раифа монастыренда узачак
Бәйрәм гыйбадәтен митрополит Феофан үткәрәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Раифа Богородица монастыренда Пасха гыйбадәтен үткәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан митрополиясе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бөек шимбәдә, 27 апрель көнне 8:30 сәгатьтә митрополит Казанның Серафим Саровский чиркәвендә оештырылган литургияне җитәкләячәк.
23:30 сәгатьтә Раифа монастыренда бәйрәм гыйбадәте башланып китә. Иң элек архиерей төн уртасында җәмәгать белән гыйбадәт кылачак, шуннан соң тәре йөреше башланып китә. Шуннан соң митрополит иртәнге гыйбадәт кылачак һәм илаһи литургияне җитәкләячәк.
27 апрельдән 28енә каршы төндә теләгән һәркем чиркәүгә изгеләндерү өчен пасха йомыркалары һәм куличлар алып килә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз