news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда парковкадан бушлай файдалану хокукы булган категорияләрне атадылар

Татарстанда парковкадан бушлай файдалану хокукы булган категорияләрне атадылар
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстанда инвалидлар үзләре мөстәкыйль рәвештә машина белән идарә иткән яки аларны башка кеше йөрткән очракта автомобильне парковкага бушлай куя ала. Әлеге ташламадан кайсы категория кешеләр файдалана ала – «Татар-информ» материалында.

Ташлама кемгә бирелә

  • I һәм II төркем инвалидларга;
  • хәрәкәт итү сәләте теләсә кайсы дәрәҗәдә чикләнгән III төркем инвалидларга (Реабилитация яки абилитация индивидуаль программасында язу таләп ителәчәк);
  • 2020 елның 1 июленә кадәр медицина-социаль экспертиза бюросында «Инвалид» билгесе алган III төркем инвалидларга;
  • сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга.

Реестрга ничә автомобиль кертергә мөмкин

Ташлама инвалид кешегә рәсмиләштерелгән бер генә машинага бирелә. Яңа транспорт чарасын өстәгән очракта искесе автомат рәвештә базадан алып ташлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot