news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда “Парклар һәм скверлар” программасы кысаларында 11 объектта эшләр башланган

Һәр объект буенча адреслар, объект мәйданы һәм республика бюджетыннан финанслау күләме исемлеге әзер

  (Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында “Парклар һәм скверлар” программасын гамәлгә ашыру кысаларында 11 объектта эшләр башланган. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов белдерде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков барлык муниципаль районнар белән видеоконференэлемтә режимында киңәшмә үткәрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Аерым алганда, “Парклар һәм скверлар” программасы буенча эшләр Казан, Чистай, шулай ук Әлки, Мамадыш, Минзәлә, Тукай, Ютазы районнары объектларында башланган. Һәр объект буенча адреслар, объект мәйданы һәм республика бюджетыннан финанслау күләме исемлеге әзер. Документ имзаланган һәм конкурс процедуралары үткәрү өчен Баш инвестицион-төзелеш идарәсенә юнәлдерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot