Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Парклар һәм скверлар елын үткәрү планы расланды
Планга социаль һәм табигатьне саклау акцияләре, экология темасына конкурслар, шулай ук социаль юнәлештәге чаралар кертелгән
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры Илдар Халиков 2015 елда Татарстанда Парклар һәм скверлар елын үткәрү буенча чаралар планын раслады. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты карары ТР Хөкүмәте сайтында дөнья күрде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән Парклар һәм скверлар елында төрле чаралар комплексы планлаштырылган. Мисал өчен, социаль һәм табигатьне саклау акцияләре: “Агач утырт” (май һәм октябрь), “Татарстанның чиста урманнары” (13 апрель-15 июнь һәм 1 сентябрь-1 ноябрь), “Урманнар көне” (21 март), “Парклар маршы-2015” (апрель-июнь), “Бөтенроссия экологик өмә” (15 апрель һәм 22 август), ”Урман утырту көне” (18 апрель һәм 3 октябрь) һәм “Бердәм экология дәресе.
Моннан тыш, гыйнварга ТР Урман хуҗалыгы һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыклары каршындагы иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышын үткәрү планлаштырыла.
Шулай ук “Кеше һәм табигать” һәм “ЭКОлидер” республика конкурслары, “Чиста караш” II бөтенроссия социаль-экологик реклама конкурсы үткәреләчәк.
Татарстан халыклары арасында гражданнарның ТР паркларын һәм скверларын ничек кабул итүләре турында социологик сораштыру уздыра. Ел дәвамында шәһәр һәм үзәк республика каналларында экология темасына роликлар күрсәтеләчәк. Ә республика китапханәләрендә тематик күргәзмәләр оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз