Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Парклар һәм скверлар елы логотибы расланды
Логотипта яфраклы агач образы кулланылган, ә аның ябалдашлары ышыгында - гаилә
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров Парклар һәм скверлар елы логотибын раслады.
Татарстан Республикасы Президентының “2015 елны ТРда Парклар һәм скверлар елы дип игълан итү турында”гы указы һәм ТР Министрлар Кабинеты карары буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына Ел логотибын эшләү йөкләнгән иде.
Логотипта яфраклы агач образы кулланылган, ә аның ябалдашлары ышыгында – гаилә. Бу табигатьнең кешене саклавын, әйләнә-тирә гармониясен, үсеш перспективасын символлаштыра. Логотип төсләрендә Татарстан флагы төсләре кулланылган, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Парклар һәм скверлар елы җәмгыятьнең игътибарын территорияләрне комплекслы үстерү, төзекләндерү һәм яшелләндерүгә, кешеләр өчен уңай шартлар тудыру мәсьәләләренә җәлеп итәргә тиешлеген дә билгеләп үтик.
Искәртеп узабыз: элек ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанда 2015 елда Парклар һәм скверлар елы кысаларында үткәреләчәк төп чаралар планын раслаган иде. Планга социаль һәм табигатьне саклау акцияләре, экология темасына конкурслар, шулай ук социаль юнәлештәге чаралар кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз