news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда Паркинсон авыруы булган кешеләрне оператив юл белән дәвалыйлар
Төбәкара клиника-диагностика үзәге нейрохирурглары Татарстанда тәүге тапкыр Паркинсон авыруы булган кешеләрне оператив юл белән дәвалый башлыйлар
Скопировать ссылку
(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Төбәкара клиника-диагностика үзәге нейрохирурглары Татарстанда тәүге тапкыр Паркинсон авыруы булган кешеләрне оператив юл белән дәвалый башлыйлар.
Клиниканың матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Паркинсон авыруы 100 мең кеше арасыннан 6сында күзәтелә. Аеруча чир 60 яшен тутырган кешеләрне аяктан ега. Паркинсон авыруының сәбәпләрен галимнәр бүген дә өйрәнә. Авыруга кайбер генетик һәм тышкы факторлар китерергә мөмкин. Паркинсон авыруының соңгы стадиясе булганда, кешеләр гарипләнә, даими кайгыртуга мохтаҗ була.
Идел буе төбәгендә бердәнбер – стереотаксик рама дигән заманча медицина җиһазы һәм тәҗрибәле табиблар булуы республикабызда пациентларның функциональ халәтен операция ярдәмендә яхшырту мөмкинлеге туа. Паркинсон авыруын хирургия ысулын кулланып дәвалау операциясе пациентка җирле анестезия ясалып үткәрелә. Операция вакытында ми кабыгы асты нерв күзәнәкләр төшләре электрод ярдәмендә таркатыла.
Клиника матбугат сәркатибе Анна Матвеева “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, республикабызда Паркинсон авыруы булган кешеләргә инде өч операция ясала. Бүген нейрохирург Айрат Габидуллин Паркинсон чире белән 8 ел авырый торган 68 яшьлек хатын-кызга операция ясаячак.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot