news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда пәнҗешәмбе көнне томан, җил һәм +14 градус җылы булачак

Иртәгә, 6 апрельдә, Татарстан территориясендә күк йөзе алмашынучан болытлы булачак, явым-төшем яву ихтималы аз. Төнлә һәм иртән республикада томан төшәчәк. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.

Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Аның тизлеге секундка 5-10 метр була. Иртән һәм көндез җил урыны белән 13 м/с кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә Татарстан Республикасының күпчелек өлешендә -2..+3 градус булачагы фаразлана, көнбатышта +2..+5 градуска кадәр җылырак булуы көтелә. Көндез һава +9..+14 градуска кадәр җылына.

news_right_1
news_right_2
news_bot