news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пәнҗешәмбе көнне +8 градуска кадәр җылыта

Пәнҗешәмбе көнне, 13 мартта, Татарстанда яңгыр явуы көтелә. Шулай ук иртән республикада томан була, дип аңлашыла ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан.

Бүген Татарстанда җил юнәлешен көньяк, көньяк-көнчыгыштан көнбатышка үзгәртәчәк. Аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, ләкин көндез ул урыны-урыны белән 14 метрга кадәр көчәячәк.

Көндез республикада температура +3...+8 градус булачак.

Шулай ук юлларда урыны белән бозлавык саклана, дип кисәттеләр синоптиклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100