news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пандемия чорында Интернет-кибетләрдә сатучылар саны ике тапкырга арткан

Ел ахырында республикада товар тарату буенча 90 квадрат метрга якын мәйданы булган эре үзәкләрнең ачылуы көтелә.

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, коронавирус вакытында чикләүләр кертелү сәбәпле, электрон мәйданчыкларда сатучылар саны ике тапкырга артканын белдерде. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советының уникенче утырышындагы чыгышында сөйләде.

«Без товар белән тәэмин итеп торучыларны Ozon, WildBerries һәм KazanExpress мәйданчыкларына актив җәлеп итәбез. Үз-үзеңне изоляцияцияләү режимы вакытында шушы мәйданчыкларда республика сатучыларының ике тапкырга артуы теркәлде. Хәзерге вакытта әлеге мәйданчыкларда Татарстан белән тәэмин итүчеләр саны 2 меңнән артык исәпләнә», — диде министр.

Мидхәт Шаһиәхмәтов 2020 елда Татарстанда Ozon, WildBerries Интернет-кибетләренең товар тарату буенча эре үзәкләре ачылуы көтелүен әйтте. «Бу, үз чиратында, Татарстан җитештерүчеләренә транспорт чыгымнарына һәм склад биналарын арендалауга чыгымнарны шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк», — диде ул.

«2020 елның 24 августында WildBerries компаниясенең 50 мең квадрат метр мәйданлы логистик үзәген ачарга ниятлибез. Шулай ук 37 мең квадрат метрдан артык мәйданны биләгән Ozon үзәген ачу көтелә. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру республика икътисадына 7 миллиард сумнан артык инвестицияләр кертергә һәм 6 мең яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк», — дип аңлатты Мидхәт Шаһиәхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100