news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пандемия чорында эшсезләргә ярдәм итү өчен 134,6 млн сум каралган

Ноябрь башында республикада эш бирүчеләр 50,5 мең вакансия тәкъдим иткән.

Татарстанда пандемия чорында эшсезләргә ярдәм итү өчен 134,6 млн сум каралган

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Пандемия чорында эшен югалткан кешеләргә һәм эштән куылу куркынычы янаган кешеләргә Татарстанда 134,6 млн сум акча каралган. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАСС агентлыгына биргән интервьюда әйтте.

«Өстәмә чараларны тормышка ашыру өчен 134,6 млн сум каралган. Бу сумманың 133,3 миллионы федераль бюджет акчасы, ә 1,3 миллионы Татарстан бюджетыныкы. Сүз эштән азат ителү куркынычы янаган хезмәткәрләрне вакытлыча эш белән тәэмин итүне оештыручы эш бирүчеләрнең, эшсезләрнең, эш эзләүчеләрнең чыгымнарын өлешчә компенсацияләү турында бара», — диде ТР Президенты.

Ул әйткәнчә, 2020 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, өченче кварталда эшсезләр саны арту вазгыяте тотрыкланган. Аның сүзләренчә, хәзер республика эшсезләргә булган вакансияләр буенча эшкә урнашуны, гражданнарны укыту һәм яңадан укытуны, вакытлы эшләрне һәм җәмәгать эшләрен оештыруны тәкъдим итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100