news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда озын эш атнасы башланды

Бүген башланган эш атнасы алты көннән торачак, республика халкы 28 февральдән 5 мартка кадәр эшләячәк.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Алда торган 8 Март бәйрәме һәм киләсе шимбәдәге ял көне күчерелү сәбәпле, Татарстан халкын алты көнлек эш атнасы көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

«РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн санала. Шуңа бәйле рәвештә, эшләми торган бәйрәм көн алдыннан килгән эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими», - дип искәрттеләр министрлыкта.

«РФ Хөкүмәтенең “2022 елда ял көннәрен күчерү турында”гы карары белән, хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатыннан 5 март, шимбәдәге ял көне дүшәмбегә, 7 мартка күчерелде», - дип искәрттеләр ведомствода.

Шул рәвешле, бүген башланган эш атнасы алты көннән торачак, республика халкы 28 февральдән 5 мартка кадәр эшләячәк. 5 мартта эш көне бер сәгатькә кыскарак була. Нәтиҗәдә, өч көн рәттән (6, 7 һәм 8 март) ял итәчәкбез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100