news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда озакка сузылган барлык төзелешләр прокуратура ярдәме белән төгәлләнгән

Республикада төзелеш өлешчеләренә (дольщикларга) ярдәм итә торган федераль һәм республика фондларының актив эшчәнлеге һәм прокурорларның үз вакытында чаралар күрүе нәтиҗәсендә барлык озак барган төзелешләрдә төзү эшләре төгәлләнде. Республика Прокуратурасының йомгаклау коллегиясендә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков шул турыда белдерде.

Алданган барлык өлешчеләрнең торакка һәм компенсация түләүләренә хокуклары торгызылды.

«Реестрда торак булмаган 2 объект кала  – парковкалар. Аларны төзү эшләре агымдагы елда тәмамланачак», – дип төгәлләштерде Татарстан прокуроры.

Эскроу счетлар кулланып төзелә торган яңа объектларны төзү прокуратураның җентекле күзәтүе астында алып барылачак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100