news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда отпусктан кемнәрне эшкә чакыртып китерә алмыйлар

Татарстанда отпусктан кемнәрне эшкә чакыртып китерә алмыйлар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Еллык түләүле отпуск һәр хезмәткәрнең гарантияләнгән хокукы булып тора һәм ул хезмәт законнарында каралган. Кагыйдә буларак, Татарстан халкы елына 28 календарь көн ял итә ала. Әмма җитештерү зарурлыгы белән бәйле аерым ситуацияләрдә эш бирүче хезмәткәрдән ялын туктатуын һәм үз вазифаларын үтәүгә кайтуын сорый ала. Бу кагыйдәләр кемгә кагылмый – «Татар-информ» материалында.

Законнар ялдан вакытыннан алда чакыртып алырга ярамый торган хезмәткәрләр категорияләрен билгели. Бу кагыйдә хезмәткәр үзе эшкә чыгуга каршы булмаса да гамәлдә була. Билгеләнгән таләпне үтәмәү эш бирүчене җаваплылыкка тартуга һәм предприятиегә штраф салуга китерергә мөмкин.

Еллык ялда вакытта чакыртып алырга ярамаган хезмәткәрләр түбәндәгеләр:

- йөкле хатыннар;

- 18 яшькә җитмәгән хезмәткәрләр;

- хезмәт шартлары зарарлы һәм куркыныч булган эшләрдә эшләүче хезмәткәрләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot