Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ОСАГО 20 процентка кыйммәтләнде: полис бәясе 9 318 сумга җитте
Татарстан Республикасында ОСАГО полисының уртача бәясе 2026 елның өченче кварталында 9 318 сум тәшкил итте, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20 процентка югарырак. Бу хакта финанс хезмәтләре маркетплейсы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Полисның уртача күләме турындагы мәгълүматлар маркетплейста иминият полисларының гомуми суммасы һәм сату саныннан чыгып исәпләнгән.
ОСАГО бәясе иң түбән булган Россия Федерациясе субъектлары исемлегенә Орел өлкәсе (6 177 сум), Ставрополь крае (6 175 сум), Белгород өлкәсе (6 150 сум), Псков өлкәсе (5 566 сум) һәм Ненец АО (5 439 сум) кергән.
Өченче кварталда полисның уртача бәясе буенча лидер Новосибирск өлкәсе булды – 13 027 сум. Иң югары күрсәткечле 5 төбәк арасында шулай ук Хабаровск крае (10 676 сум), Камчатка крае (9 873 сум), Мәскәү (9 853 сум) һәм Приморье крае (9 548 сум) бар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз