news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны кимегән

Республикада бер атна эчендә 26 мең 489 авыру очрагы теркәлгән.

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”). Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны кимегән. 26 марттан 1 апрельгә кадәр бер атна эчендә республикада 26 мең 489 авыру очрагы теркәлгән. Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Алдан “Татар-информ” ике атна дәвамында республикада ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны эпидемиология баскычыннан узуын хәбәр иткән иде. Ул вакытта 15нән 25 мартка кадәр 29 мең 761 авыру очрагы теркәлгән иде.

Бүгенге көндә авыручылар саны, узган атна белән чагыштырганда, 10,9 процентка кимеде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100