news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар эпидемия баскычыннан 11 процентка түбән

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җиткерүенчә, авыру динамикасы ике атнадан ачыкланачак.

(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе 4-10 декабрьгә кадәр, ягъни бер атна эчендә Татарстанда кискен тын юлы вируслы йогышлы авырулары белән чирләүчеләрнең эпидемия баскычыннан 11,1 процентка гына түбән булуын теркәгән. Бу хакта идарә тармагының матбугат хезмәте җиткерә.

Төбәктә шушы вакыт аралыгында кискен тын юлы вируслы йогышлы авырулар белән 14 605 кеше чирләгән. Бу исә Татарстанда һәр 10 мең кешегә ОРВИ һәм грипп белән авыручы 37,9 пациент туры килә дигән сүз. Узган атнада авыручылар саны 13 663 кеше булган.

“ОРВИ һәм грипп белән авыруга күп факторлар, шул исәптән һава торышы да тәэсир итә. Шунысын әйтә алабыз, әлегә Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар эпидемия баскычыннан түбән”, – дип шәрехләделәр “Татар-информ”га Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә.

Сүз уңаеннан, узган ел шушы вакыт аралыгында Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар эпидемия баскычыннан 31,6 процентка түбән һәм авыручылар саны 15 488 кеше булган. 10 мең кешегә 40,2 очрак дигән сүз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100