Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ОРВИ һәм грипп аркасында ябылган мәктәпләр юк
Республикада 250 сыйныфтагы 5,5 меңнән артык баланы үзара аерып торганнар.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Хәзерге вакытта Татарстанда кискен респиратор вирус инфекцияләре таралу сәбәпле ябылган мәктәпләр юк.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Узган тәүлектә оештырылган коллективларда 553 укучы дәресләргә кертелмәде. Республика мәктәпләрендә салкын тию билгеләре яки температура аркасында барлыгы 44 792 бала дәрескә кертелмәде. Бу күрсәткеч 1 сентябрьдән үсүгә таба бара», — дип билгеләп үтте ул.
Республикада 250 сыйныфтагы 5,5 меңнән артык баланы үзара аерып торганнар. Исегезгә төшерәбез, укучыларның 20 проценттан артыгы авырса, класстагы балаларны аерып торалар (ул 7-10 көн дәвам итә).
«Сез күрәсез, сыйныфлар саны шактый кимеде, ябык мәктәпләр бүген юк», — дип йомгак ясады Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз