news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ОРВИ буенча эпидемия бусагасы 1,7 тапкыр арткан

Роспотребнадзор ОРВИ һәм грипп белән авыручылар артуга борчылу белдерә.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда Тын юлларында вируслы кискен инфекция авыруы (ОРВИ) буенча эпидемия бусагасы 1,7 тапкыр арткан.

«Тын юлларында вируслы кискен инфекция авыруы эпидемия бусагасыннан 1,7 тапкырга диярлек югары. Нигездә ул өлкәннәр һәм укучылар исәбенә арткан» — Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Роспотребнадзор ОРВИ һәм грипп белән авыручылар артуга борчылу белдерә.

Любовь Авдонина сүзләренчә, узган атнага караганда, авыручылар саны 11 процентка арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100