news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны бер атнада өчтән бер өлешкә диярлек арткан

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны бер атнада өчтән бер өлешкә диярлек арткан
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Татарстан халкы кискен респиратор вируслы инфекция һәм коронавирусны ешрак йоктыра башлады. Бу хакта «Татар-информ»га Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Республикада кискен вируслы респиратор инфекцияләрнең, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясенең сезонлы артуы дәвам итә. 38 нче атнада 113 авыру очрагы теркәлгән, бу сан узган атнадан 24 очракка, яки 27 процентка югарырак», – дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Республиканың Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белдерүенчә, чир йоктыручылар саны яңа коллективлар формалашу — ялдагылар эшкә чыгу, балалар мәктәп һәм балалар бакчаларына кайту сәбәпле арта.

«Бер атна эчендә хастаханәгә салган авыручылар саны — 45 процент, бу узган атнадан 8,8 процентка кимрәк», – дип өстәделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, 94 процент очракта коронавирус кискен респиратор вируслы инфекция кебек яки симптомсыз уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100