news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны кинәт арткан

Авыручылар саны яңа елның беренче атнасы белән чагыштырганда ике тапкырдан да артып киткән, диелә рәсми хәбәрдә.

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны кинәт артып киткән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республикада гыйнварнең беренче атнасында авыручылар саны 5 мең 598 булса, узган атнада, 8 нән 14 гыйнварга кадәр, 13 мең 411 кеше теркәлгән.

Татарстанда авыру күрсәткече 10 мең кешегә 34,8 кешене тәшкил иткән. Шул ук вакытта, белгечләр төбәктә авыру дәрәҗәсе эпидемиологик баскычтан 16,2 процентка түбән, дип белдерә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100